Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” үзәгендә “Социаль карта” акционерлык җәмгыяте вәкиле Руслан Халиков белән “Социаль транспорт картасы” дигән темага мәгълүмати очрашу булып узды.
Чараның максаты: республиканың социаль якланмаган һәм башка категория гражданнарына адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең яңа системасы турында мәгълүмат бирү иде.
Руслан Халиков транспорт картасының, республиканың дүрт шәһәрендә һәм карта хуҗасының үз шәһәрендә, гомуми файдаланудагы транспортта йөрү хокукын раслаучы махсус электрон юл билеты икәнен сөйләде. Социаль хезмәт алучылар транспорт картасының җиде төре булуын, аларның нинди транспортларда кулланылуын, ташламалы шартларда рәсмиләштерүгә хокукы булган гражданнар категориясе турында белделәр. Шулай ук белгеч транспорт картасы белән йөрү өчен түләү өстенлекләрен, аны рәсмиләштерү мөмкинлеген һәм нинди документлар кирәк булачак икәнлеген җентекләп аңлатты.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар арасыннан берсе билгеләп үткәнчә, ул шундый картадан файдаланудан һәм аны кулланудан канәгать.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар пассажирлар белән эшләү буенча белгечләрнең контакт номерлары булган буклетлар алдылар.
Чарада 12 кеше катнашты.