2019 елның 2 июлендә “Чистай муниципаль районының “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән “Кануннар илендә” темасына профилактик дәресләр үткәрделәр.
Чараның максаты һәм бурычлары, беренче чиратта, укучыларның хокукый культурасын формалаштыру, үз гамәлләре, законга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү иде.
Әлеге дәресләр барышында тормыштан мисаллар китерелде, төрле ситуацияләр тикшерелде, балигъ булмаганнар фикер алышуда актив катнаштылар һәм белгечләрнең компетентлы тулы җавапларын ала торган сораулар бирделәр.