«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечләре “Романтик” җәйге лагеренда профилактик чара үткәрделәр. Социаль педагог Наталья Закирова балаларга компьютер һәм интернет белән куркынычсыз һәм рациональ файдалану кагыйдәләрен аңлатты. Психолог Гүзәл Җиһаншина балигъ булмаган балаларның төнге вакытта җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгеллеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү өчен җаваплы булулары турында сөйләде. Барлыгы чарада 36 бала катнашты.