“Ура, каникуллар!». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

“Үсеш” клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтелүче 16 балигъ булмаган, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Ура, каникуллар!» дигән чара үткәрде. Максат: коммуникатив сыйфатлар тәрбияләү, төркемдә эшли белүне үстерү, шул ук вакытта үзеңне күрсәтү, яхшы кәеф булдыру.

Дәрес башында педагог балалар белән “Табышмакларга җавап бир” дигән күнегү үткәрде, анда балаларга җәйге тематикага табышмакларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Шуннан соң “Җәй” дип аталган бармак гимнастикасы үткәрелде. Балаларга бигрәк тә “Дөнья тагын да яктырак булсын” дигән сабын куыклары бәйгесе һәм “Бер, ике, өч, без барыбыз да сабын куыклары” исемле хәрәкәтчән уен ошады.

Дәрес күңелле һәм иркен узды, катнашучылар бик канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International