“Хокук бозуларны кисәтү эшендә балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе” кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 7-14 яшьлек 17 балигъ булмаган бала арасында «Интернетта фэйкны ничек аера аласыз» дигән дәрес үткәрде. Максат: медиатекстларны һәм мәгълүмат чыганакларын анализлау нигезендә яшүсмерләрдә критик фикерләүне формалаштыру, инернет-ресурслар белән практик эш нәтиҗәсендә мәгълүматны бәяләү критерийларын үзләштерү.
Дәрес башында белгеч яшүсмерләргә «интернет», «куркынычсызлык», «мәгълүмати куркынычсызлык янавы» төшенчәләрен ачты. Дәрестә катнашучыларны «Фэйк» төшенчәсе белән таныштырды. Аннары балаларга сораулар бирелде: компьютер аларның тормышында нинди урында? Аларга Интернет нәрсә бирә? Балаларга: “Ялган күрә торып интернетта ничек дөрес булып калырга” дигән видеоролик зур кызыксыну уятты.
Дәрес ахырында катнашучыларга “Ышансаң да, тикшер!” дигән күнегүне үтәргә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә балалар мәгълүматларның дөреслеген аңлый һәм аера башлады. Йомгаклау даирәсендә белгеч балаларга Интернет челтәрендә эшләгәндә бик сак булырга киңәш итте.