Балтачта бердәм гражданнар кабул итү көне

2019 елның 2 июле, сишәмбе

      Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 2нче июлендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге башлыгы Н.Р.Гайнанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г.А.Әхмәдиева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Нургалиев алып бардылар. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International