Балтач җирлегендә яшәүче Денисова Мария Гавриловнага 2 июль көнне 90 яшь тулды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Балтач җирлегендә    яшәүче Денисова Мария Гавриловнага  2  июль көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач  шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, җаваплылыгы чикләнгән «Легпром»  җәмгыяте  хисапчысы Тәнзилә Гатауллиналар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, шәһәр җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International