Сарман районы ”Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җәйге балалар спорт лагеренда кунакта булдылар

2019 елның 2 июле, сишәмбе

2 нче июль көнне Сарман гомум белем бирү мәктәбе базасында оешкан “Олимпия өметләре” балалар җәйге спорт лагеренда Сарман районы ”Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  психологы  Харисова К.Р., педагогы Мубаракшина Р.Г. һәм социаль  тернәкләндерү бүлеге психологы Зиятдинова Р.Т. лар  балалар янында  кунакта булдылар. Алар балалар белән  яман  гадәтләрне кисәтүгә багышланган видеодәрес, анкета уздырдылар. Аның эчтәлеге буенча фикер алыштылар, сәламәт яшәү рәвешенә, позитив фикер йөртергә өйрәнделәр педагог,  психолог киңәшләре ишеттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International