Җәйге каникуллар-балаларның иң якты чоры. Җәйге көн-күңелле уеннар, яңа ачышлар, җиңүләр, белән уза.
28 июнь көнне "Тургай" приютында "Әкият көне"дип исемләнгән уен программасы уздырылды.
Максат: балаларның ялын оештыру, әдәбиятка кызыксыну уяту.
Бурыч:
- балаларның хәтерен, күзәтүчәнлеген, зирәклеген, сөйләмен үстерү;
- балаларны бердәм һәм оешкан төстә эшләргә өйрәтү;
- әдәбият һәм уку белән кызыксыну тәрбияләү.
Беренче этап “ Исәнме, әкият” дип атала. Балалар әкият тыңладылар һәм аны сурәтләргә кирәк булган төп геройны билгеләделәр.
Бәйрәм кызыклы үтте.