Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен Янгын бүлегенә экскурсия оештырдылар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

2019 нчы елның 27 нче июне көнне балаларның каникулларын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен 62 нче Янгын бүлегенә экскурсия оештырдылар. Максат: янгыннарны кисәтү һәм балаларның мәдәни ялын оештыру, кәефләрен күтәрү.

Экскурсия янгын часте музее белән танышудан башланды. Балаларны каршы алучы хезмәткәр иң беренче чиратта аларга оешмада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, экскурсантларны беренче залга алып барды, анда янгын сагы үсеше тарихы, янгын чыгу сәбәпләре һәм янгын сүндерү алымнары турында сөйләде. Заманча залда балалар янгын-техник коралларын, биналарны, корылмаларны һәм бүлмәләрне янгынга каршы автоматик яклау системасын карадылар.  Балалар янгын вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга, янгын чыгуга юл куймаска, бу хакта телефон аша ничек дөрес итеп хәбәр итәргә кирәклеге турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, бу безнең вакытта бигрәк тә актуаль, чөнки кечкенә балалар да электр приборларыннан файдалана ала, ә алар, барыбыз да белүенчә янгынның төп сәбәпләре.

Экскурсияне дәвам итеп, балаларга учаклар ягу һәм шырпы белән куллану куркынычы тудырганлыгы турында мультипликацион фильм күрсәтелде. Экскурсиянең иң кызыклы һәм мавыктыргыч өлеше булып балалар һәм аларның әти-әниләренә янгын частенең гаражына бару торды. Экскурсовод янгын сүндерү машиналарының җиһазландырылуы турында сөйләде, ә катнашучылар машиналарга утырып карау мөмкинлегенә ия булдылар.

Экскурсия балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Экскурсантлар бик күп уңай эмоцияләр, тәэсирләр алдылар, янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыттылар. Азактан барысы да бертавыштан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International