1нче июль көнне Җәлил картлар йортында Асылгәрәева Халисә Фәйрүш кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп үтте. Халисә апа тумышы белән Әлмәт районы Нәдер авлында туып үскән, гомере буе нефть системасында эшләгән. Яшенә караганда Халисә апа яшлегендәге тормышын, үткән гомерен искә алып сөйли. Халисә апаны котлап Әлмәт районы “Әлмәтнефть” ветераннар советы рәисе Иванов Александр Михаил улы белән аның урынбасары Хайруллина Венира Зәки кызы килгән иде. Алар Халисә апаны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.