“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында «Дусларым янымда булганда» дигән концерт

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында «Дусларым янымда булганда»  дип исемләнгән концерт оештырды.

Чараның максаты: яшь социаль хезмәт алучыларның өлкән буын белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген, социаль элемтәләрне ныгыту һәм аларның сәләтләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру иде.

Социаль-мәдәни эшчәнлек кысаларында белгеч тарафыннан үткәрелгән шөгыльләр социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын, сәләтләрен тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудырып,  аларның концерт программасында катнашу теләкләре булуга ярдәм итте. Әлеге чараның үзенчәлеге булып социаль хезмәт алучы, әйдәп баручы Әнисә Закированың дебюты торды. Ул тамашачыларны, программаны алып бара белү белән генә түгел, ә үзенең төрле жанрдагы чыгышлары белән дә кызыксындыра алды: тормышчан шигырьләр, илһамландыручы җырлар һәм партнер-волонтер Шәихтимир Насреев белән фигуралы вальс  чыгышын күрсәтте.

Концерт программасында татар, рус халык, патриот җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде. Тамашачылар яшь социаль хезмәт алучыларның чыгышын да  җылы, шатланып каршы алдылар, алкышларга күмделәр. Чара ахырында алып баручы  концертны татар биюе белән тәмамларга тәкъдим итте,  катнашучылар аны хупладылар.

Тамашачылар искиткеч алып баручыга, кыю, инициативалы катнашучыларга һәм оештыручыга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Чара барышында социаль хезмәт алучылар үз сәләтләрен күрсәтү һәм сәхнәдә чыгыш ясау осталыгына ирештеләр,  үзара адаптив социаль хезмәттәшлек тәҗрибәсе  дә тупладылар.

Чарада 33 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International