Гаилә - бәхет тоткасы "Мәрхәмәтле йөрәк" ЧИРМЕШӘН

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Кечкенә бала өчен гаилә - ул тулы бер дөнья. Ул шул дөньяда үсә, яратырга, сөенергә, башкаларның хәленә керергә өйрәнә. Гаиләдә бала кешеләр белән аралаша белү тәҗрибәсен туплый. Баланы тормышка әзерләү, аның гармонияле үсешен тәэмин итү - җәмгыять һәм гаилә тарафыннан хәл ителергә тиешле төп социаль бурычларның берсе.

“Чирмешән муниципаль районында "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина гаилә институтын ныгытуга, рухи-әхлакый традицияләрне торгызуга һәм саклауга юнәлтелгән чараларны даими үткәрәләр. Шушы көннәрдә алар «Кояшлы» савыктыру лагеренда ял итүче балалар белән «Гаилә - бәхет тоткасы» дигән темага әңгәмә уздырдылар һәм балаларга «Минем гаиләм» дип исемләнгән буклетлар тараттылар.

Чарада барлыгы 18 бала катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International