“Бала шәхесен үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 28 июне, җомга

2019 нчы елның 26 нчы июне көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында социаль эш буенча белгеч Эльвира Нәфыйкова социаль хезмәт күрсәтелүче 15 бала өчен  “Бала шәхесен үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, игътибар, җитезлек, ихтыярны, ышанычны үстерү.

Дәрес барышында белгеч балаларга төрле хәрәкәтчән уеннар уйнарга тәкъдим итте. Әйтик, «Штандер-стоп» уенында алып баручы тупны алып теләсә кайсы уенчының исемен атый. Әйтелгән кеше тупны тоткан арада калган уенчылар төрле якка йөгерәләр. Аталган уенчы «стоп» дип әйтәә һәм билгеле бер уенчыга кадәр җитү өчен аңа күпме адым кирәк булачагын билгели. Тиешле адымнарны ясап, ул әлеге кешегә туп белән эләгергә тырыша. Бу уенда балаларда җитезлек, игътибар, күз үлчәве кебек сыйфатлар үстерелде. Балаларга бигрәк тә «Ромашка» уены ошады, алар анда кәгазьнең икенче ягында язылган кызыклы биремнәр үтәргә тиеш иделәр. Мәсәлән, ниндидер кызыклы көйгә биергә, көлкеле сценка күрсәтергә, хайван (аю, мәче, попугайчик, аксым һәм тд.) рәсем ясарга. Әлеге уен ныгырга, үзләренең иң яхшы күнекмәләрен һәм сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итте.

Дәрес ахырында балалар белгечкә кызыклы уеннар өчен рәхмәт әйттеләр һәм киләсе очрашуга кадәр саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International