Мамадыш районы " Забота "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә иҗади кунаклар

2019 елның 28 июне, җомга

Мамадыш муниципаль районында "Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлегендэ онытылмаслык иҗади очрашу узды, танылган татар шагыйрье, публицист  Мансур Сафин һәм музыкант, жырчы, композитор Валерий Манхулиев яр Чаллы шэхэреннэн килделәр.

Залда шигырьләр һәм җырлар тынмады, ә безнең ял итучелэр тын да алмыйча тыңладылар. Безнең бәйрәм геройлары - гаҗәеп кешеләр, алар үзләренең җыр, шигъри юллар аша күңел җылысы һәм зирәклекләре белән уртаклаштылар. Мансур Сафинның 30дан артык китабы бар, ул РФ Язучылар берлеге секретаре булып тора. Җырларнын  коен музыкасын Валерий Манхулиев үзе язган. Мондый очрашулар уңай тәэсир калдыра, дулкынландыра, ә иң мөһиме безнең арада яшәүче шундый талантлы кешеләр турында белделәр. Ничек шәп, эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә җылы елмаюлар дуслар тапкач, кулларга куллар сузылгач, ә игелекле эшләр шатлык китергэч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International