6 июнь-Халыкара наркотикларга бәйлелек һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Наркомания белән көрәш, профилактикалау, наркотик матдәләр кулланудан килеп чыккан куркыныч нәтиҗәләр турында мәгълүмат бирү максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Юлдаш» Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Зарарлы гадәтләр: алар белән ничек көрәшергә» дигән темага сәламәтлек дәресе үткәрелде.
Учреждение белгечләре Сираева А. Р. һәм Җамалетдинова Л. В. катнашучылар белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларның йогынтысы турында сөйләштеләр. Алар игътибарына “Наркотикларга юк, дип әйт!” дигән видеоролик тәкъдим ителде. Аның ярдәмендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар әлеге гасыр афәтеннән котылу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгели алдылар. Чарада катнашучылар «Сәламәт яшәү рәвеше» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.