Шахмат-шашка турнирында катнашу. Яңа Чишмә картлар йорты.

2019 елның 28 июне, җомга

       28 нче июнь 2019 ел

           27 июнь көнне Казанда социаль хезмәттән файдаланучылар арасында Республика шахмат-шашка турниры булып узды.  Шашка һәм шахмат бөтенләй төрле уеннар булуга карамастан, алар күптән күңел ачу өчен генә түгел, ә акыл һәм аналитик сәләтне үстерү өчен хезмәт итә. Ярышларда катнашучылар 7 турда кискен көрәштеләр. Бу турнирда Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортыннан Мясников Александр Леонидович та катнашты. Турнирга иң яхшы уенчылар җыелган иде. Уен катнашучылар өчен бик күп шатлык һәм күңел күтәренкелеге алып килде.  Чөнки бу уен гына түгел, ул спорт һәм сәнгать, ул, ниһаять, фән.   Турнир дустанә шартларда узды. Уен ахырында уенда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International