Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л.З. “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә "Наркотикларсыз дөнья» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Бу көнне бөтен дөнья хәзерге җәмгыятьнең авыр психик чир белән зарарлануы турында сөйли. Бу көнгә профилактик чаралар күрү максаты белән педагог "Наркотикларга – юк!” дип исемләнгән буклет әзерләде, волонтерлар шул мәгълүмати буклетларны тараттылар.