Баулы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия

2019 елның 28 июне, җомга

2019 нчы елның 26 нче июнендә Баулы шәһәре “Березка” реабилитацияләү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Исхакова Ю.Ч. социаль ярдәм алучылар өчен Баулы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Социаль ярдәм алучылар “Баулы районы тарихы” исемле экспозициясендә һәм табигать бүлегендә булдылар. Шулай ук алар Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган “Язгы курчак балы” исемле район конкурсында катнашучыларның эшләре белән таныштылар. Бу конкурста “Березка” реабилитацияләү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Исхакова Ю.Ч. 2 нче урын алды.

Максаты: социаль ярдәм алучыларны Баулы районы тарихы белән таныштыру, декоротив-гамәли сәнгаткә кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыру.

Экскурсиядә 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International