Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хәйрия нигезендә мастер–профессионал Галина Баглаева җитәкчелегендә «Креатив» мәктәп-студиясе студентлары социаль хезмәт алучыларга чәч кисү буенча чәчтараш хезмәте күрсәттеләр.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтү, аларның эстетик һәм гигиена ихтыяҗларын канәгатьләндерү иде.
Ачык йөзле булачак остазлар социаль хезмәт алучылар белән уртак тел таптылар. Алар тыныч һәм уңайлы атмосферада үз клиентларын игътибар белән кызыксынып тыңладылар, чәч кисү һәм прическа ясау ысулларын бергә сайладылар. Иҗади эшчәнлек барышында чәчтарашчылар үз клиентларына чәчләрне карау буенча кирәкле киңәшләр бирделәр һәм өй шартларында аларны матур итеп кую ысулларын күрсәттеләр.
Яшь чәчтарашчылар белән аралашканда, чәч кистергән, матур прическага ия булган социаль хезмәт алучыларның аларга карата уңай хис-кичерешләреннән һәм алган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать калдылар.
Чәчтарашханә хезмәтен 22 кеше алды.