Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Җәйге яллар – яраткан чор” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрелде

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Максат: Үзара дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру, бергәлектә уйнарга өйрәнү. Кулларның вак эшчәнлеген үстерү. Балалаларның дәресләрдән азат булган вакытлары – җэй дә килеп җитте, димәк, кыю рәвештә, күп вакытларын саф һавада үткәрә һэм төрле уеннар уйный алалар. Бүген “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбияләнүчеләре урамда йоргәндә, тәрбияче белән берлектә, торле тостәге туплар белән уйнадылар. Алар тупларны бер-берсенә, тәрбиячегә аттылар, ике куллары белән тотып алдылар. Уен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч узды, аларга ямансулап утырырлык тугел иде. Балалар байтак кына уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International