Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты өмәдә катнашты.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

22 июнь көнне «Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты» хезмәткәрләре  яшәүчеләр белән берлектә зират территориясен җыештыру өмәсендә катнаштылар.

Зират-ул һәлак булган туганнарын, дусларын, танышларын искә алу урыны. Ә җәмгыять мәдәнияте турында мәрхүмнәрнең күмелү урыны күп нәрсә сөйли. Әлбәттә, зиратларны төзекләндерү һәм ата – бабаларыбызның каберлекләрен даими карау проблемасы күләмле мәсьәлә булып тора, ә аны хәл итү-безнең бистәнең барлык яшәүчеләре өчен игелекле эш. Зиратларның торышын яхшырту мәсьәләсендә кеше факторы бик мөһим юнәлеш булып тора. Кешеләр өйдәге генә түгел, якыннары мәрхүм булган җирдә дә тәртип сакларга тиеш.

Безнең бурыч чүп-чарны якындагы каберлеккә күчерү генә түгел, ә чүп-чарны махсус урынга чыгару да иде.

Зиратта чисталык урнаштыру-һәрберебезнең изге бурычы, шуңа күрә алга таба мондый изге эшне сузарга кирәкми!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International