Сәламәт яшәү рәвеше буенча «Спорт ул Сәламәтлек» программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Михайлова Татьяна Григорьевна физик тәрбия буенча «җәйге спорт төрләре» дигән чара үткәрде. Чараның максаты: балаларны спорт төрләре белән таныштыру, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен файдасын аңлату, организмның физик үсеше турында белемнәрен ныгыту, киңәйтү.
Балалар биремнәр буенча фикер алыштылар, эшләренә йомгак ясап рәсемнәр ясадылар һәм стенгазета чыгардылар. Чара барышында барысы да актив катнаштылар, сәламәтлекнең кеше тормышында зур роль уйнаганын аңладылар.
.jpg)