“Мин булдырам” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган оешманың рәисе Марат Мөдәрис улы Ильясов белән очрашу

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

 Үз-үзеңне җиңү турында, рухландыра торган тарихлар... Андый тарихлар күп, әмма үз-үзен җиңүнең тере мисалы булган Марат Ильясов үзенең тарихын сөйләде.

2019 нчы елның 24 нче июнендә “Березка” реабилитацияләү үзәгендә “Мин булдырам” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган оешманың рәисе Марат Мөдәрис улы Ильясов белән очрашу оештырылды.

Баулы егете Марат Ильясов социаль ярдәм алучыларга тәннең тулы параличы хөкем карары түгел һәм авыр авариядән соң да тулы тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин икәнен сөйләде.

2006 нчы елда ул авариягә эләккән, диагнозы өметсез: арка миенең өзелүе, аны тулысынча паралич суккан. Алда – гомерлек инвалид коляскасы, тулысынча ярдәмгә мохтаҗлык һәм бу иң яхшы очракта.

...Авариядән соң 13 ел үткән, хәзер ул үзе йөри һәм барысын үзе эшли. Ике югары белем алган, шул ук вакытта инвалидларны реабилитацияләү өчен 15 махсус тренажер һәм корыда да, суда да ясый торган үзенең күнегүләр комплексын эшләгән. Бу елның 9 нчы маенда аның инициативасы белән Баулыда тантаналы рәвештә “Мин барысын да булдырам!” спорт-реабилитация үзәге ачылган.

Чараның максаты: социаль ярдәм алучыларда савыгуга мотивация формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International