25 июньдә Арчада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы узды. Чарада Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты. Чарада шулай ук WorldSkills дөнья беренчелегенең оештыру комитеты вәкилләре дә катнашты. Чараның тантаналы өлеше катнашучыларны эшче һөнәрләр чемпионаты белән таныштырды. Моннан тыш, флагка Арча районы гербы төшерелгән бизәк төшерелгән иде. Алтын һәм Алмаз исемле буй курчаклар тантана кунакларының күңеллэрен ачтылар. Барлык теләүчеләр дә алар белән истәлекле фото ясый алдылар.
22-27 август көннәрендә Казанда узачак 45 нче эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасы WorldSkills флагы эстафетасының финал ноктасы булачак.