Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Җәй,кояш-матур мизгелләр»дип исемләнгән уен-шөгыль

2019 елның 25 июне, сишәмбе

24 нче июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә,тәрбияче Шәрипова Г.М. кызы тарафыннан «Җәй,кояш-матур мизгелләр»дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрелде.Шөгыльнең максатлары түбәндәгеләр иде:

-Бердәм эшчәнлектән шатлык хисләре алырга өйрәнү;

-Уңай, дустанә мөнәсәбәте әкрен формалаштыру;

-Балаларның күзаллау һәм игътибарлылыкларын үстерү.

Шөгыль бик тә күңелле генә исәнләшүдән башланып китте һәм шундый ук рухта ахырына кадәр дәвам итте.Бергәләп «Яхшы гамәлләр», «Ярый, ярамый» уеннары уйналды. Аннан саф һавада,бергәләп,шарлар кабартып уйнадык, сабын куыклары очырдык.Балалар бик бирелеп уйнады һәм бердәм эшчәнлектән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International