Арчаның «Өмет чаткысы» "Кирпеч заводына экскурсия"

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Эш һөнәрләре елы кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүче балалар  Арча кирпич заводына   экскурсиядә булдылар. Аларны оешма хезмәткәре Александр Панушин каршы алды. Башта ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, аннары үзләренең продукциясен нинди технология кулланып  җитештерүләре турында сөйләде. Аның белән бергә балалар предприятие цехларында булдылар, анда алар һәр цехның эше турында кызыклы мәгълүмат алдылар, кирпечнең күп төрләре, аның билгеләнеше турында белделәр. Балалар кирпечнең йорт төзү өчен нигезе булуын аңладылар. Кирпеч, агач, цемент һәм тимер-бетон конструкцияләр кебек төп төзелеш материалы булып тора. Бу хезмәткә бик ышанычлы, хезмәт сөючән, профессиональ кешеләр кирәклеген аңлатты.

Бу экскурсия балаларга бик ошады. Аларда тырышлык, эш сөючәнлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мондый очрашулар зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International