Арчаның «Өмет чаткысы» "Экстрим паркы"

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр стадионга баруны көтеп алалар.

         Үзәк тәрбиячеләре стадионга чираттагы экскурсия оештырдылар.

Монда балалар сәламәтлеген ныгыту һәм аларның организмын чыныктыру өчен барлык шартлар да бар. Стадион белән янәшә урнашкан яңа экстрим паркы һәм “Казансу” су коену мәйданы да балаларга бик ошады. Монда алар яңа спорт корылмаларында шөгыльләнделәр, уйнап күңел ачтылар, комда яланаяк йөрделәр. Шулай ук велосипедларда, самокатларда йөрделәр.

         Тәрбияче Филсинә Гарәфиева мондый экскурсияләр балаларның физик мөмкинлекләрен үстерүдә, аларда уңай хис-кичерешләр тудыруда һәм спорт белән кызыксыну тәрбияләүдә мөһим чара булуын билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International