2019 елның 25 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Роза һәм Самойлова Гөлчәчәк “Рус халкының традицияләре белән танышу” дигән темага викторина үткәрделәр.
Викторинаның максаты балаларда рус халкының гореф – гадәтләрен, тарихын күзаллауны формалаштыру.
Шөгыль барышында рус халкының тормышы турында сөйләделәр, гореф – гадәтләрен рус халкының ризыкларын, костюмнарын искә төшерделәр. Балаларга мәкальләр, әйтемнәр укылды, табышмаклар чиштеләр.
Шөгыль ахырында балалар матрешкалар бизәделәр.
Чарада 20 бала катнашты.