«Хәтер шәме» ГАУСО КЦСОН "Надежда"

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

22 июнь – илебездә Хәтер һәм кайгы көне, чөнки Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш. Яу кырларыннан миллионнарча сугышчылар әйләнеп  кайтмаган. Бу көнне Әгерҗедә  аларның исемнәрен искә төшерделәр.

Әгерҗедә яшәүчеләр  21 июнь көнне 21 сәгатьтә Мәдәният йорты янындагы мәйданда «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар. Акция вакытында без Ватанны саклаганда һәлак булганнарны бер минут тынлык  белән искә алдык.

Сугышта һәлак булган һәм аннан соң вафат булганнар өчен кичен шәм кую акциясендә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Быел обелиск янында Советлар Союзы чикләрен яклап фронтта һәлак булганнарга  хөрмәт белдерергә өлкән сыйныф укучылары, аларның туганнары, якыннары һәм аларны зур хөрмәт белән искә алучылар җыелган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International