«Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова 15-14 яшьлек балигъ булмаган балалар арасында “Без үзебезне хөрмәт итә беләбезме” дигән дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларның үз-үзләрен уңай бәяләүне формалаштыру.
Дәрес “Уч төбе” уены белән башланып китте. Һәр катнашучы асфальтта акбур белән кул рәсеме ясады. Рәсемнең уртасына үз исемен яздылар, һәр бармакка үзеңдә ошаган сыйфатны язарга кирәк булды. Кызганычка каршы, төркемнең яртысы үзләренә ошаган сыйфатларны яза алмадылар, ягъни балалар үзләренә уңай бәя бирә алмыйлар. Әңгәмә барышында балалар кешегә нинди хөрмәт кирәк булуын һәм нәрсә ул үз-үзеңне бәяләү икәнен белделәр. Балаларга "аркада язу" уены ошады. Катнашучыларга аркаларына кәгазь беркеттеләр, барысы да хаотич тәртибендә хәрәкәт иттеләр һәм кемдер каршында туктап әлеге кеше турында нәрсә уйлаулары турында яздылар. Күнегү ахырында һәр кеше үзе турында нәрсә язуларын укыды. "Сыпыру» уенында балалар түгәрәккә бастылар һәм уң як күршесенә борылып, аны җилкәсеннән сыпыра башладылар, һәм шул ук вакытта комплиментлар да әйттеләр.
Рефлексия барышында балалар үзләрен хөрмәт итәргә, башкаларга нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Балалар әлеге дәрестән соң үзләренә комплиментлар әйтәчәкләр, үзләренең яхшы якларын күрсәтергә һәм моның өчен үзләрен бәяләргә вәгъдә бирделәр.