“Зоопаркка сәяхәт”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 25 июне, сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 7 бала өчен “Зоопаркка сәяхәт” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны текстны тыңларга һәм аның нигезендә хәрәкәтләрне үтәргә өйрәтү, хәрәкәт юнәлешен тиз үзгәртергә, мотор күнекмәләрен һәм хыялны үстерү.

Дәрес балалар өчен “Соры куян юына” дигән сәламәтләндерү күнегүе белән башланды. Дәрестә катнашучылар шигырьдә сүз барган хәрәкәтләрне кабатладылар. Аннары дәрес зур моториканы үстерү буенча күнегүләр белән дәвам итте. Балаларга аюның ничек йөрүен, куянның ничек сикерүен, ат чабуын, песинең тартылуын, кошларның ничек очуын күрсәтергә кирәк иде. Балалар барысы бергә һәр хайванның төп билгеләрен искә төшерделәр һәм билгеләделәр. Мәсәлән, аю тәпиләрен җәеп, әүмән-тәүмән йөри; куян ике аягында сикерә; кош-канатларын ике якка җәеп, җилпеп оча.

Барлык катнашучылар да теге яки бу күнегүдә үзләрен күрсәтә алдылар, дәрес дәвамында балаларның шатлыклы көлүләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International