Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Саф һавада күңелле гимнастика» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: уңай эмоцияләр, коллективизм хисләре үсешенә ярдәм итү һәм сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау.
Саф һавада күңелле гимнастика чарасы сулыш алу һәм гомуми үсеш бирә торган күнегүләрдән башланды. Социаль хезмәт алучылар ритмик музыка астында физик күнегүләрне бик теләп башкардылар, үзләренең кәефләре яхшыруын һәм күңел күтәренкелеге тоюларын билгеләп үттеләр. Соңыннан инструктор «Кырмыскалар», «Бәреп уйнау», «Кайнар бәрәңге», «Соку бачи вира» дигән хәрәкәтчән уеннар үткәрде. Чара мускулларны йомшарту, сулышны торгызу өчен күнегүләр һәм өй шартларында шөгылләнү өчен инструктор киңәшләре белән тәмамланды.