1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә сугыш игълан итмичә фашист Германиясе һәм аның союзниклары Советлар Союзына һөҗүм итә. Шушы көннән башлап, 22 нче июнь “Кайгы һәм хәтер көне” дип игълан ителә.
Шул уңайдан, 21 нче июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында шушы истәлекле дата уңаеннан чара уздырды.
Чара социаль хезмәт алучыларның шәхси, әхлакый һәм гражданлык сыйфатларын формалаштыруга юнәлдерелгән иде. хисләре тәрбияләү.
Әлеге чарада 13 социаль хезмәт алучы катнашты.
Очрашуның төп бурычлары - Бөек Ватан сугышы солдатларына һәм офицерларына горурлык һәм рәхмәт хисләре, үз илең өчен җаваплылык
Очрашуда социаль хезмәт алучыларга "Кайгы һәм хәтер көне" презентациясе тәкъдим ителде, ә аннары "1941 елның 22 июне..." видеоролигы күрсәтелде. Соңыннан караган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.