«Сәламәтлек сукмагы». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 8 бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларның хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрен үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрен һәм белешмәләр үстерү.

Төркемле дәрес “Самолет кебек очабыз” күнегүләреннән башланды. Балалар туп-туры бастылар, аякларын иңбаш киңлегенә куеп, кулларын җәйделәр. “Т” хәрефе килеп чыга һәм балалар самолетиклар кебек “очып йөрделәр”. Әлеге күнегүдән соң катнашучылар идәнгә ятып “Көймә” күнегүен үтәделәр. Аякларын һәм кулларын сузып, бергә куштылар һәм көмә чайкалган кебек өскә-аска күтәреп, төшереп селкенделәр. Аннан ял иттеләр.

             Дәрес ахырында катнашучыларга “Паровозик” күнегүләрен үтәргә тәкъдим ителде.  Алып баручы сайлаган «паровозик» артыннан, кул белән тотынышып бер-берсе артыннан тезелеп, хәрәкәт иттеләр. Әгәр кемдер кулын ычкындырса, "паровозик» туктый, ә “ватылган” вагончик депога китә.

          Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды. Балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр.  Дәрестә катнашучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International