Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге: «Хәтер шәме» акциясе

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Сарман районы «Шафкатъ»  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары һәм Сарман бүлекчәсе иреклеләре «Җиңү волонтерлары» «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар.

21 июнь көнне Сарман авылы Үзәк паркында «Хәтер шәме» акциясе узды. Ел саен 22 июнь көнне Россиядә «Хәтер һәм кайгы көне» яки «Бөек Ватан сугышы башланган көн» буларак билгеләп үтелә. «Шәфкатъ» комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Волонтер» доброволецлар берләшмәсе активистлары белән бергә батырлар истәлеген искә алырга килгән. «Хәтер шәме»  акциясенең максаты-ватанпәрвәрлек хисе, һәлак булучыларның хәтеренә хөрмәт тәрбияләү. Хәтер шәмнәрен кабызу - ул Ватаныбыз өчен һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтү. Без сезнең белән бергә яңа традицияне барлыкка китерү бик мөһим - бу көнне һәр Россия гаиләсендә һәлак булган геройлар турында искә алу өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International