"Здравушка" да Сабантуй

2019 елның 21 июне, җомга

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй бәйрәме узды.

Үзәк белгечләре тернәкләндерү узучы балаларның ата-аналары катнашында тамаша әзерләгән иде. Балаларга милли татар костюмы, милли татар уеннары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Барлык балалар һәм ата-аналар Сабантуйның халык уеннарында катнаштылар, алар арасында капчык киеп йөгерү һәм аркан тарту кебек традицион күңел ачу чаралары да бар иде.

Бәйрәм җылы дустанә шартларда узды һәм гомуми фотолар белән тәмамланды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен уңай кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International