Балалар кунакларның килүен түземсезлек белән көттеләр.Чөнки балалар кайчы, тарак оста куллар ярдәмендә кешенең тышкы кыяфәте тулысынча үзгәрергә мөмкин булуын беләләр.Чәчтараш осталары һәр тәрбияләнүчегә килешә торган чәч кисү ысулларын кулландылар. Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнучеләр дә профессионаллар янына курыкмыйча барды. Малайларның һәм кызларның теләкләре искә алынды. Үз эшләренең осталары булган Ильсөяр Шакирова, Рузия Аглямова һәм Регина Сабировалар бушлай хезмәт курсәттеләр. Аларның башкарган эшләреннән балалар канәгать калдылар.