22 нче июнь - Рәсәйдә Хәтер һәм кайгы көне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган. Шул уңайдан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Истәлекле 1941 нче елның 22 нче июнь көне” дип исемләнгән чара уздырдылар. Әлеге чарада хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышында 30 миллионга якын рәсәй халкы кырылуын, йөзләгән кешеләрнең тоткында җафа чигүләре, тылда калган әби-бабай, яшь балаларның тынгысыз авыр хезмәтләрен, сугыштан соңгы җимерелгән илдәге тормыш авырлыгын тернәкләнүчеләргә аңлатырга тырышты.
Шулай ук өлкәннәр үз кичерешләре белән уртаклаштылар, сугыш вакытында әтиләреннән, ир туганнарынан, якташларынан килгән хатлар турында искә алдылар, тылдагы хезмәтләрен сөйләделәр. Йомгаклау өлеше - бер минутлык тынлык белән төгәлләнде.