14 нче июнь көнне «Корстон” кунакханә сәүдә - күңел ачу үзәгендә Татарстан республикасы Премер министры А.В. Песошин һәм башка югары җитәкчеләр катнашында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан танатаналы бәйрәм чарасы уздырылды. Чарада “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының республика этабы нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында Сарман “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Мубаракшина Р.Г. да бар иде. Ул дәүләт учреждениеләре профсозларының дипломы һәм махсус призы белән бүләкләнде.