Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр балыкта

2019 елның 21 июне, җомга

     Кичә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен балык тоту оештырдылар. Балык тоту бик күңелле һәм файдалы  үтте. Бу буш вакытларын төрлеләндерү өчен менә дигән мөмкинлек. “Балыкчылар” уңышлы балык тотудан гына түгел, ә табигатьтә ял итүдән дә канәгать калдылар.  Бит балык тоту нерв системасына яхшы  йогынты ясый, көндәлек тормыштан  арындыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International