Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында «Су асты патшалыгы» темасына багышланган рәсем конкурсы.

2019 елның 21 июне, җомга

2019 нчы елның 20 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь  булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Васильева Э.Р. «Су асты патшалыгы» темасына багышланган рәсем конкурсы уздырды.

Максат:

- Су астында яшәүчеләрне рәсемнәрендә фломастерлар белән сүрәтләү сәләтен формалаштыру;

- Пөхтәлек, матур күзаллауга карата эстетик  хис тәрбияләү;

- Ишетү һәм күрү игътибарын үстерергә;

-Уңай  эмоциональ фон булдыру.

Дәрестә өч бала катнашты. Тәрбияче су асты патшалыгының алдан әзерләнгән материал белән танышырга тәкъдим итте. Балаларга диңгез кешеләре турында шигырьләр сөйләде . Кәгазь битләрендә фломастерлар белән рәсемнәр буядылар. Сигезле уены уйнадылар, шул ук вакытта балалар төрле йөзү хәрәкәтләрен башкардылар. Күз һәм колак игътибарын үстерделәр. Дәрес ахырында су асты патшалыгының үзэшләрен анализладылар. Балаларга үзләренең матур рәсемнәре бик ошады. Дәресләрдән бик күп шатлык алдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International