20 июнь көнне Азнакай халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Вильданов М.М. үткәрде. План буенча дәрес кичектергесез ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Марат Марс улы өч темага кичектергесез ярдәм күрсәтү ысуллары турында сөйләде, практикада эшләп курсәтте. Дәрес ахырында, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.