Һичшиксез, кешенең үсеше теләсә кайсы яшьтә мөһим. Пертра җыелмасын үстерүче сенсорлы үсешкә, уен, танып белү, тикшеренү, конструктив һәм нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен үстерүгә ярдәм итә. Дәреснең максаты: предметларны үзләштерүгә ярдәм итү, төсләрне ныгыту, игътибарлылык һәм төгәллекне үстерү.
Бүген дәрестә безнең социаль хезмәт алучылар йорт копиясын ясадылар. Дәрес шулкадәр мавыктыргыч булып чыкты ки, безнең яшәүчеләр, биремне үтәп, үзләре уйлап тапкан фигурылар да ясадылар.