2019 елның 19 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Наркотиклар яки тормыш: үзегез сайлап алыгыз ” дигән танып – белү әңгәмәсе булып узды.
Әлеге чараның максаты балаларда наркоманиянең зыяны турында белемнәрен формалаштыру.
Тәрбияче балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларының йогынтысы турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар “Сәламәт яшәү рәвеше” викторинасында катнаштылар.
Балаларга наркотиклар шатлыктан, өметтән мәхрүм итүен, ә иң мөһиме кешене тормыштан мәхрүм итүен искә төшерделәр.
Чара ахырында балалар кулга кул тотынып : “Наркотикларга - юк! Без сәламәт яшәү өчен” – диделәр.