Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен "Сабантуй" бәйрәме

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

     18 июнь 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен “Сабантуй” бәйрәме уздырылды. Өлкәннәр уеннарда, ярышларда барысы да бик теләп катнаштылар. Традицион конкурсларда  : бау белән тартышу, чүлмәк вату һәм  капчыкта йөгерү ярышларында көч сынаштылар.  Ярышта катнашкан өлкәннәр  берсе дә бүләксез  калмадылар. “Сабантуй”  бәйрәме җырлар, биюләр белән дәвам итте.  Әби-бабайларыбыз  күтәренке кәеф  белән таралдылар һәм алар бу  хисләрне бик озак  күңелләрендә саклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International