19 нчы июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Рәзилә Ярмухаметова һәм социаль педагог Римма Шакирова “Бәтке урта мәктәбе” мәктәп яны лагеры базасында «Без террорга каршы” буклетлары таратты һәм “Балачак куркынычсызлыгы-2019” Ботенроссия акциясе кысаларында “Өйдә куркынычсызлык” темасына әңгәмә уздырды.
Акция эре террактларны булдырмау, терроризм турындагы белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән иде.
Чараның төп бурычлары - балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, уяулык тәрбияләү; балигъ булмаган балалар һәм зурлар арасында дустанә мөнәсәбәт, хезмәттәшлек, үзара хөрмәт һәм аңлау атмосферасы тудыру.
Әлеге чарада төрле категория гаиләрдән 62 балигъ булмаган бала катнашты, аларның 3се социаль хезмәт алучы иде.