Табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә балачактан ук башларга һәм аны сакларга кирәк. Һәр бала әйләнә-тирә дөньяны белә, андагы предметларны тотып карарга, уйнарга тырыша. Бала хайваннар дөньясы белән, янәшәдә кешеләр белән яшәүче йорт хайваннары белән таныша. Хайваннар дөньясы – тормышның мөһим өлеше. Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 11 бала һәм аларның әти-әниләре арасында “Йорт хайваннары һәм аларның балалары” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның йорт хайваннары турында булган беренчел белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү, хайваннарны һәм аларның балаларын дөрес әйтергә өйрәтергә ата-аналарның педагогик белемнәрен күтәрү.
Йорт хайваннары белән танышу кызыклы булсын өчен, дәрестә балалар һәм аларның әниләре өчен бик күп уен күнегүләре тәкъдим ителде. Балалар бик теләп тылсымлы капчык эчендәге әйберләр белән таныштылар, балаларның әниләрен эзләделәр, аларны ашаттылар. Дәреснең музыка-динамик өлеше күңелле җыр астында үтте. Ата-аналар балаларның үсеше турында белемнәрен киңәйттеләр. Әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән дәрес балаларга бик күп шатлык алып килде һәм бик нәтиҗәле узды.