Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ТАССР оешуга 100 ел тулугабагышланган "Мин яратам сине тормыш! " җыр сөючеләр клубы утырышы узды.

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында "Мин яратам сине тормыш" җыр сөючеләрклубының чираттагы утырышы ТАССР оешуга 100 ел тулугабагышланган иде. Утырыш башында социаль эшбуенча белгеч Юлия Иванова клуб әгъзаларын ТАССР дәүләтчелеге тарихы белән таныштырды, соңгы 100 елда безнең республикада булган төпвакыйгаларны искә төшерде. Соңыннан социальхезмәт алучылар алдында җырлар авторы һәмбашкаручы Евгений Скрябин чыгыш ясады. Чара барышында туган як турында татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырады. Интернат-йорттаяшәүчеләр бик теләп таныш җырлар башкардылар. Автор-башкаручы чарада катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Әлеге чарада 19 социаль хезмәт алучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International