Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр теплицада яшелчә үстерәләр

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

      Хезмәт терапиясе кысаларында Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр теплицада яшелчә үстерәләр. Быел теплицага 120 помидор һәм 50 борыч үсентеләре утырттылар. Хезмәт терапиясе күрсәтелгән кешеләр үсентеләрне бик яратып карый: төпләрен йомшарталар, су сибәләр. "Теплица  булу бик яхшы .Үз уңышыңны алу ул һәрвакыт бик күңелле. Без үзебезне бакчачылар итеп тоябыз, - диләр алар.

      Хезмәт терапиясе психологик, эмоциональ, физик сәламәтлекне яңарта. Ул кешене әйләнә- тирә  мөхиткә, җәмгыятькә яраклаштыра, тискәре уйлардан арындыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International